Башгидромет үзәге мәгълүматлары буенча, бу эш атнасы дәвамында республикада һава температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булачак. Төннәрен +10, +16 градус җылы өстенлек итәчәк, таулы районнарда +3,+9, көндез +21, +26 градус җылы булачак.
“Төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторында республика территориясенә Урта диңгездән җылы һава массалары килә”, – дип аңлата синоптиклар.
Кыска вакытлы яңгырлар төньяк һәм төньяк-көнбатыш районнарда бүген, 21 сентябрьдә, һәм иртәгә, 22 сентябрьдә явып узачак, диләр белгечләр.
Бүген, 21 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяктан,көньяк-көнчыгыштан уртаа тизлектә, көндез көчәючән. Һава температурасы көндез +21, +26 җылы.
Пәнҗешәмбе көнне, 22 сентябрьдә, җитди явым-төшем көтелми. Төнлә төньяк районнарда кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Термометр баганалары төнлә +10, +15 градус күрсәтәчәк, таулы районнарда +4, +9. Көндез +21, +26 градус җылы.
Җомга көнне, 23 сентябрьдә, шулай ук көчле яңгырлар кутелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +10, +15, таулы районнарда +4, +9, көндез +21, +26.
Кояшлы җылы көннәргә сөенеп калыгыз, дуслар!
Чыганак: bashinform.ru