Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 сентябрь 2022, 14:35

Тарих, тел һәм әдәбият институтына – 100 ел!

Башкалада Русия Фәннәр академиясе Уфа Гыйльми үзәгенең Почет билгесе орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институтының 100 еллыгына багышланган конференциясе үтте.

Тарих, тел һәм әдәбият институтына – 100 ел!
Тарих, тел һәм әдәбият институтына – 100 ел!

Башкалада Русия Фәннәр академиясе Уфа Гыйльми үзәгенең Почет билгесе орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институтының 100 еллыгына багышланган конференциясе үтте. Халыкара фәнни-гамәли конференция "XX - XXI гасыр башында академик гуманитар фәннәр: ирешелгәннәр, трендлар һәм үсеш перспективалары" дип аталды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Оештыру комитеты рәисе Азат Бадрановның тәбрикнамәсен институтның директоры Зөһрә Рәхмәтуллина укып ишеттерде. Ул үз чыгышында мәгариф системасында гуманитар фәннәрнең рухи һәм мәдәни потенциалы турында сөйләде. Шулай ук онлайн бәйләнеш ярдәмендә Монголия, Казахстан һәм башка илләрнең галимнәре чыгыш ясады.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: