Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2022, 18:26

Яшьләр арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе арта

19-21 сентябрьдә Башкортстанда "Транспорт һәм төзелеш" Беренче Халыкара конгрессы кысаларына "СтройЮность" төзелеш өлкәсендә һөнәри осталык яшьләр конкурсы бара.

Яшьләр арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе арта
Яшьләр арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе арта

БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, төзелеш тармагы хезмәтчәннәренең һөнәри осталыкларын һәм күнекмәләрен камилләштерү һәм хезмәт базарында аларның көндәшлек сәләтен үстерү - конкурсның төп бурычы.
Чемпионатта 35 яшькә кадәрле студентлар һәм яшь эшчеләр катнаша. Конкурс 11 номинация буенча үтә һәм аларның һәрберсе буенча катнашучылар үзенчәлекле бирем башкаралар.
Мәктәп укучылары өчен төзелеш һәм транспорт тармагындагы 14 төрле һөнәр белән танышу мөмкинлеге тудырылган.
Әйтик, республика колледжларының берсендә балаларны эретеп ябыштыру дугасын кабызу һәм, компютер эретеп ябыштыру тренажерларын файдаланып, аны эшләтү ысулларына өйрәтә, шулай ук эретеп ябыштыру шовлары кимчелекләрен ничек табуны күрсәтә.
Электр монтажы буенча интерактив балаларны лампочкаларны дөрес борырга өйрәтә. Булачак водительләр өчен автомобиль ремонты буенча мастер-класслар кызыклы. Моннан тыш, балалар плитә салучы һөнәрен сынап караячаклар һәм станокларда төсле керамик плитәләрен кисәчәкләр.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Яшьләр арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе арта
Яшьләр арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе арта
Яшьләр арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе арта
Яшьләр арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе арта
Яшьләр арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе арта
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: