Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2022, 20:11

Уфада "Транспорт һәм төзелеш" конгрессы ачылды

Чараның эшлекле программасының беренче эш көнендә 1500 кеше катнашты.

20 сентябрьдә Уфада "Транспорт һәм төзелеш" Халыкара конгрессы рәсми ачылды. Аның эшендә Русия, Казахстан, Төркия, Иран һәм Белоруссия төзелеш һәм юл-транспорт тармакларының алдынгы компанияләре, башкарма властьның федераль һәм төбәк, финанс секторы һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнаша.
Конгресска БР хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратов старт бирде.
БР хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Алан Марзаев белдерүенчә, "Иң яхшы йөк машинасы" бәйгесендә 18 төбәктән 57 водитель катнашкан. "Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйм. Һәр катнашучы, хәтта призлы урыннар яулмаучылар да, чираттагы тәҗрибәгә ия булды, һөнәре серләре асылларына төшенде",- диде ул.
Чараның эшлекле программасының беренче эш көнендә 1500 кеше катнашты.
Конгрессның эшлекле программасы кысаларында катнашучылар транспорт һәм төзелеш өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне тикшерәчәк. Вакыйга барышында "Амкодор" заводы төзелешенә старт биреләчәк. Шулай ук "Минск автомобиль заводы"ның һәм "Дорэлектромаш" беларусь компаниясенең дилер үзәкләрен ачу тантанасы үтәчәк.
"Конгресс" паркы территориясендә беренче тапкыр "Алга хәрәкәт" халыкара транспорт һәм төзелеш күргәзмәсе эшлиячәк. 17 500 квадрат метр мәйданда төзелеш һәм юл тармакларының алдынгы компанияләре үз экспозицияләрен күрсәтә. Биредә Русиянең 21 компаниясенең 70 берәмлек махсус техникасы урын алган.
"Транспорт һәм төзелеш" Беренче Халыкара конгрессын ачу тантанасында "Иң яхшы йөк машинасы водителе" һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләренең исемнәре аталды. Конкурсның приз фонды бер миллион сум тәшкил итте.
Зур чарада катнашучыларны һәм кунакларны Беларусь Республикасы кунаклары һәм Уфа артистлары сәламләде. Ике көн буенча 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр "Конгресс" мәйданында Уфаның билгеле артистлары чыгыш ясаячак. Керү ирекле.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: