Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2022, 20:37

Сергей Пускепалис авариядә һәлак булган

Ул катнашкан фильмнарны караганыгыз бармы?

ok.ru
Фото:ok.ru

Совет һәм Русия актеры, театр һәм кино режиссеры Сергей Пускепалис Ярославль өлкәсендә юл авариясендә һәлак булган.

Авария бүген иртән Ростов районында М8 “Холмогоры” юлының 201нче километрында теркәлгән. Ford Transit пассажиры һәм водителе үлгәннәр, тагын бер кеше дәваханәгә эләккән. Ул – үз полосасыннан баручы дальнобойщик һәм авариядә аның гаебе юк.

ЮХХДИ хезмәткәрләре фикеренчә, машиналар каршы юл полосасына чыгу сәбәпле бәрелешкән. Мәгълүмат чараларында йөк машинасына бәрелеп изелгән автомобильне күрергә мөмкин.  

.Русиянең атказанган артисты Сергей Пускепалис Ярославльдә  Фёдор Волков исемендәге академия драма театрында художество җитәкчесе булып эшли иде. Ул 70тән артык фильмнарда һәм сериалларда төшкән. Алар арасында “Крик совы”, “Шифр”, Метро”, “Простые вещи” һәм башкалар бар.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: