Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2022, 13:55

Рәхим итеп оста сөйләү сәләтегезне күрсәтегез!

Башкортстанда яшәүчеләрне «Лекторлар лигасы»нда катнашырга чакыралар.

Рәхим итеп оста сөйләү сәләтегезне күрсәтегез!
Рәхим итеп оста сөйләү сәләтегезне күрсәтегез!

Башкортстанда яшәүчеләрне «Лекторлар лигасы»нда катнашырга чакыралар. Чараның өченче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Ул 25 сентябрьдә тәмамлана. Теләгән һәр кеше лектор сыйфатында үзенең мөмкинлекләрен сынап карый ала.

         Бәйгене, ягъни конкурсны, «Белем» Русия җәмгыяте оештыра. Аның эшендә  үзенең хезмәт эшчәнлегендәге уникаль белемнәре белән бүлешергә теләгән, яше 18 яшьтән зуррак һәм урта һөнәри яисә югары белемгә ия булучылар катнаша ала.

         Конкурс экология һәм мәрхәмәтлелек; социаль-гуманитар фәннәр; карьера һәм малтабарлык; фән һәм технологияләр; табигый фәннәр; медиа һәм маркетинг; мәдәният һәм сәнгать; спорт һәм сәламәт яшәү үрнәге юнәлешләре буенча үтәчәк.

         Финалга чыккан 400 катнашучы 20 минутлык лекция белән чыгыш ясачак. Аларның чыгышларын тыңлаучыларның ачык аудиториясе бәяләячәк.

         «Лекторлар лигасы» финалы апрельдә Мәскәүдә үтәчәк.  Җиңүгә дәгъва итүчеләр Мәскәүнең алдынгы вузларында лекцияләр белән чыгыш ясаячак. Җиңүчеләр «Белем» Лекторы исеменә, шулай ук агарту контентын үстерүгә 500 мең сумлык акчалата призга лаек булачак.

         М.Акмулла исемендәге БДПУ укытучысы, биология фәннәре кандидаты Таһир Кәбиров үткән «Лекторлар лигасы»ның 50 җиңүчесенең берсе булып танылган иде.

"Республика Башкортостан" сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: