Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2022, 19:33

Авыл хуҗалыкларын үстерү өчен

Ташламалы кредитлау программасына ярашлы АПК оешмалары 1 дән алып 5 процентка кадәр кредит алу мөмкинлегенә ия.

Авыл хуҗалыкларын үстерү өчен
Авыл хуҗалыкларын үстерү өчен

Башкортстан аграрийларына ташламалы кредит бирү өчен 1 млрд. 176 млн. сум акча бүленгән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 3,3 тапкырга күбрәк.
БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, 16 сентябрьгә кадәр республика авыл хуҗалыкларына 19,6 млрд. сумлык ташламалы кыска вакытлы кредитка 608 гариза хупланган. Субсидияләрнең калган лимиты 268 млн. сум тәшкил итә.
Искә төшерик, ташламалы кредитлау программасына ярашлы АПК оешмалары 1 дән алып 5 процентка кадәр кредит алу мөмкинлегенә ия.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: