

Кичә, 15 сентябрьдә, Аскын районында Урманчылар көненә багышланган чаралар үтте.
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, республиканың авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, экология министрлары Илшат Фазрахманов, Марат Шәрәфетдинов, Нияз Фазылов һәм Аскын районы башлыгы Динис Йосыпов катнашлыгындагы чарага 150дән артык кеше җыелган иде.
Тәүдә Кышлау-Елга авылы янындагы буага якын урында урман кисүчеләр бәйгесе үтте.
“Урман кисүче” ярышы безнең районда икенче тапкыр үтә. Кагыйдәләр халыкара дәрәҗәдәге кебек, шуңа җиңел түгел. Әмма катнашучылар үзләренең осталыгын дәлилләде”, – диде баш судья, Аскын урман хуҗалыгы директоры Мөнир Низамов.
Аннары Башкортстан урманчылары аллеясенә 150 төп миләш һәм юкә үсентеләре утыртылды.
Рәсми өлеш “Танып” шифаханәсендә дәвам итте.
Тантаналы чаралар җыр-бию белән үрелеп барды.