Яңалыклар
16 сентябрь 2022, 06:55

Көн үзәгендә – югары технологияләр

Экспертлар шул хакта фикер алышачак.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

20 һәм 21 сентябрьдә Уфада “Транспорт һәм төзелеш” исемле беренче халыкара конгресс үтәчәк.

Аның эшлекле өлешендә санлаштыру, импортны алмаштыру, яңа технологияләр, көрчеккә каршы чаралар һәм икътисадның әйдәүче тармакларындагы программаларны томышка ашыру мәсьәләләре буенча сөйләшәчәкләр.

“Беренче халыкара конгресста игътибар үзәгендә югары технологияләр булачак. Алар – спутник навигациясе, ясалма интеллект, киләчәктә кулланылачак яңа технологияләр һәм проектлар”, – ди республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Аның әйтүенчә, чарага Белоруссия, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан, Ираннан меңнән артык кунак киләчәк. Экспертлар транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киң кырлы фикер алышачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге Конгерсста парнер-ил булып Беларусь республикасы тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас