

Сентябрь башы салкыннары белән куркытып алган иде. Алай да бу атна кояшлы, коры көннәре белән сөендерде.
Бүген-иртәгә көннәр җылы торса да, ялларга кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Һава температурасы төнен 6-11 градус тирәсе җылы булачак. Ә көндез термометр баганалары +15, +20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фаразларга караганда, алдагы атнада “әбиләр чуагы” булмагае. Ләкин 25 сентябрьдән, яңгырлар башланып, бераз суытачак икән.
Бүгенге заманда иртәнге фараз кичкә ярамый, дигәндәй. Шулай да яхшы фаразларга ышанасы килә. Ни дисәң дә, көзге бакча эшләрен вакытында тәмамлыйсы бар бит әле.