Яңалыклар
12 сентябрь 2022, 16:01

"Яшьләр җыены - 2022"

Бүген Башкортстанда - "Яшьләр җыены - 2022" Идел буе федераль округы яшьләр форумы үтте.

"Яшьләр җыены - 2022""Яшьләр җыены - 2022"
"Яшьләр җыены - 2022"

Бу җәһәттән Башкортстан башлыгы пост язды.

“Безнең яшьләр - ачык, кызыклы, алар арасында “iВолга”, “Таврида”, “Селигер", “Студентлар язы”, олимпиадалар, иҗади конкурслар, спорт ярышлары, төрле стипендиатлар һәм чемпионнар күп. Һәм безгә аларны ишетү, аларның кәефен аңлау, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу мөһим. Бу егетләр һәм кызлар - безнең киләчәгебез. Безгә аларның ничек яшәвен белү мөһим.

Ә алар, безнең барыбыз кебек үк, гади булмаган чорда яши. Хәер, мин аны геройлар вакыты дип атау ягында, һәркем үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтә ала. Безнең нинди бөек илдә яшәвебезне һәм һәрберебез өчен аның нәрсә икәнен аңлау мөһим", - дип язды Радий Хәбиров.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас