Яңалыклар
12 сентябрь 2022, 08:14

Тәмле чара

Уфада “Есть!” дип аталган шәһәр рестораннары фестивале үтте.

Тәмле чараТәмле чара
Тәмле чара

«Каравансарай» сәүдә комплексында ел саен уздырыла торган аш-су тамашасы быел да күңелле үтте. Рестораторларны һәм яшь эшкуарларны берләштергән HoReCa индустриясе вәкилләренең  Идел буендагы иң зур азык-төлек фестиваленә 110 меңгә якын кеше килгән.
Фестиваль гастрономик яктан да, күңел ачу ягыннан да елдан-ел зуррак масштабта оештырыла бара. Фестиваль кысаларында пешекчеләр дөньяның төрле кухняларын, балалар һәм өлкәннәр өчен осталык дәресләре, яңа ризыклар һәм эчемлекләр тәкъдим итәләр. Башкортстанның Кумертау балалар йорты файдасына хәйрия аукционнары үткәрәләр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас