Яңалыклар
12 сентябрь 2022, 10:00

Социаль объектлар төзелеше ничек бара?

БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова Благовещен раойнында эш сәфәре барышында  «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәгеләр өчен төзелгән 60 урынлы торак корпусы һәм тагын берничә объектны карады.

Социаль объектлар төзелеше ничек бара?Социаль объектлар төзелеше ничек бара?
Социаль объектлар төзелеше ничек бара?

БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова Благовещен раойнында эш сәфәре барышында  «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәгеләр өчен төзелгән 60 урынлы торак корпусы һәм тагын берничә объектны карады.

Төзелеш мәйданчыгында Лира Игътисамова Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев, гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Арсланов, Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов, Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Инна Иксанова, Благовещен психоневрология интернаты директоры Айдар Әюпов, «Сальвия» төзелеш компаниясе җитәкчесе Руслан Гыймалтдинов катнашлыгында киңәшмә үткәрде. Анда торак корпусны төзү һәм файдалануга тапшыру темпларын тизләтү буенча чаралар турында фикер алыштылар.
- Төзелә торган объект Благовещен психоневрология интернаты каршындагы геронтология бүлегеннән гыйбарәт. Проектта 2 катлы каркас бина каралган, ул хезмәт күрсәтү блогы бинасы белән тоташтырылган. Хәзерге вакытта төзелеш-монтаж эшләре актив алып барыла, - диде Лира Игътисамова.
Киләсе объект Благовещен үзәк район дәваханәсе булды.
Дәваханә белән танышу барышында финанс министры, сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм дәваханәнең баш табибы Жанна Карунас сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителеше һәм сәламәтлек саклау системасына яңа кадрлар җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас