

“Сәламәтлек поездлары” быелгы сезонга эшен тәмамалады. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә пост урнаштырды.
“Безнең “Сәламәтлек поездлар”ы табибларына мөрәҗәгать иткәннәрнең 3 937сендә социаль әһәмиятле авырулар ачыкланган. 317 пациентта — яман шешкә, 734ендә - шикәр чиренә, 2 858 кешедә - йөрәк-кан тамырлары авыруларына, 28 тикшерелүчедә туберкулезга шик туган. Аларның барысы да тикшерүгә җибәрелгән һәм контрольгә алынган. "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясенең максаты – авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалауны иртәрәк башларга мөмкин бирү.
“Сәламәтлек поездлары” Башкортстан авыллары һәм шәһәрләре буйлап җәй буе йөрде. Нәтиҗәдә табиблар республиканың 120 меңнән артык кешесен карады, шуларның 43 меңе тикшерү узды.
Исегезгә төшерәм, бу акция - сан буенча дүртенче. Ел саен иң кирәкле белгечләрнең күчмә бригадалары республикабызның иң ерак почмакларында эшли. Безнең «поездлар» составында - сәламәтлек үзәкләре, күчмә флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар, Республика клиник дәваханәсенең һәм кардиоүзәгенең диагностика үзәкләре бар.
Без мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне колачлау өчен алты маршрут эшләдек. Бу сезонда акция тәмамланды, икенчесен планлаштырабыз.
Барыгызга да сәламәтлек! Үзегезне саклагыз”, — дип язды төбәк җитәкчесе.