

Русия мәгариф министрлыгы беренче тапкыр “Туган тел һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы” бөтенрусия һөнәри конкурсын оештыра.
Бәйге туган телләрне һәм туган әдәбиятларны укытуда инновацион педагогик тәҗрибәне ачыкларга һәм таратырга ярдәм итәчәк. Ул бу фәннәр укытучыларына ярдәм итүгә һәм дәртләндерүгә юнәлтелгән.
12-18 сентябрьдә Ставрополь краенда конкурсның ике туры узачак. Туган тел һәм әдәбият укытучылары «Методик остаханә»дә үз компетентлыкларын һәм «Дәрестә» һөнәри күнекмәләрен күрсәтәчәк. «Сыйныф сәгате» уздырачак һәм «Мастер-класста» тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Русиянең 69 төбәгеннән педагоглар, алар арасында Башкортстанда «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенрусия һөнәри конкурсының төбәк этабы җиңүчесе, 107нче Уфа лицееның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Мирас Ишдәүләтов та катнашачак.