Яңалыклар
12 сентябрь 2022, 10:05

"Җиңүләр белән котлыйм!"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов республика көрәшчеләренә багышланган пост урнаштырды.

"Җиңүләр белән котлыйм!""Җиңүләр белән котлыйм!"
"Җиңүләр белән котлыйм!"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов республика көрәшчеләренә багышланган пост урнаштырды.

"Башкортстан спортчылары билбау көрәше буенча 8-11 сентябрьдә Үзбәкстанда узган дөнья чемпионатында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Анда 32 илдән 350дән артык спортчы катнашты.
Илнең иң көчле 42 спортчысы кергән Русия җыелма командасы составында безнең егетләр 12 медаль яулады, шуларның 5се - алтын! Шулай ук, безнең җыелмада тагын 2 бронза медаль бар.
Спортчыларыбызны котлыйм һәм киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телим!" - дип язды ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас