Яңалыклар
11 сентябрь 2022, 16:49

Кырау, яңгырлар һәм томан

Көзге һава торышы шундый инде. 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу тәүлектә төбәктә хәвефле метеорологик күренешләр фаразлана – урыны белән янгыннар куркынычы саклана.

Иртәгә, 12 сентябрь көнне,  алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә дә, көндез дә кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә. Һава температурасы төнлә +1,+6 градус, төнлә аязытканда урыны белән һавада һәм туфрак өстендә (0, -2 градус) кырау төшүе ихтимал. Көндез һава температурасы +11, +16 градус җылы булмакчы.

Сишәмбе көнне, 13 сентябрьдә, җитди явым-төшем көтелми.  Җил юнәлешен үзгәртүчән. Һава температурасы тнлә +1, +6 градус. Аерым районнарда шулай ук һавада һәм туфрак өстендә кырау төшүе мөмкин. Кендез һава +13, +18 градуска кадәр җылыначак. Әбиләр чуагы  сөендерер безне, ахры. 
 Юлларда төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас