

Башкортстанда ислам финанслау механизмнарын кулланып махсус административ район булдырачаклар. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында республика премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
Назаров билгеләвенчә, объект территориясендә конфиденциаль хуҗа булу һәм компанияләр белән идарә итү режимы, шулай ук һава һәм су судноларына ия халыкара холдинглы компанияләр һәм резидентлар статуслы оешмалар өчен салым ташламалары гамәлдә булачак.
Моннан тыш, бу махсус административ район чит илдә булдырылган компанияләрне Русия хокукый кырына кайтаруны күз уңында тота. Ягъни аларга ислам хокукы нормаларын куллануда гарантия бирәләр.
“Русия мөселманнарының Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте безне бу мәсьәләдә хуплады. Проект үсешенә алар Якын көнчыгыш илләрендәге партнерлык челтәрен кушып җибәрде. Бүген без Дәүләт Думасы һәм хөкүмәт белән тиешле законнар чыгару башлангычы өстендә эшлибез. Махсус административ район гарәп дәүләтләрендәге бизнес ярдәмендә илгә инвесторлар җәлеп итүдә уңай шартлар тудыра”, – диде Андрей Назаров.
Чыганак: bashinform.ru