Яңалыклар
7 сентябрь 2022, 10:02

Кырау төшәрме?

Төннәрен салкын булачак.

marimedia.rumarimedia.ru
marimedia.ru

Алдагы көннәрдә кырау төшәргә мөмкин. Шулай дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.

Синоптиклар фаразлавынча, 8 сентябрьдә аязлы-болытлы һава торышы көтелә. Төнен явым-төшем булмый. Көндез кыска вакытлы яңгыр явачак.

Һава температурасы төнен +2, +7 градус булачак. Аязытканда ул 0, -2 градуска төшәчәк. Көндез термометр баганалары +9, +14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда төнен һәм иртән томан төшәчәк.

Сентябрь, ни дисәң дә – көз ае. Көндез җылы булса да, төннәрен салкын инде...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас