

Бүген, 5 сентябрьдә, премьер-министр Андрей Назаров рәислегендәге хөкүмәт утырышында туризм индустриясен үстерүгә субсидияләр бирү мәсьәләләре каралды.
Андрей Назаров әйтүенчә, республика хөкүмәте туризмны үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Туризм объектларына юллар төзелә һәм ремонтлана, навигация инфраструктурасы, туристлар ял итәргә яраткан урыннар төзекләндерелә.
Узган ел Русия Президенты кушуы буенча “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты старт алды. Акчаларның күп өлеше инфраструктураны яңартуга каралган. 10 августта Башкортстанда 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясе расланды.
“Стратегия республикада эчке һәм тышкы туризмны комплекслы үстерүгә юнәлтелгән. Төп бурыч – сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле туристик продукт булдыру һәм үстерү өчен шартлар тудыру. Быел Башкортстан федераль ярдәм буенча лидер төбәкләрнең берсе булды. Без “Ростуризм”нан 336 миллион сум алачакбыз. Киләсе елга планнарда – яңа туристик маршрутлар эшләү, сулыклар һәм пляжлар янында ял итү зоналарын төзекләндерү, кемпинглар төзү, яңа мәгълүмат үзәкләре һәм сәламәтлекләре чикле булган туристлар өчен кирәкле шартлар булдыру”, – диде Андрей Назаров.