Яңалыклар
5 сентябрь 2022, 12:45

Инвесторлар кирәк

Инвесторлар, сез кайда?

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген, 5 сентябрьдә, Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә киңәшмә үтте.

Анда юл яны сервисын үстерү мәсьәләсе каралды. Андрей Назаров әйтүенчә, бизнесны җәлеп итү, инвесторларны эзләү һәм аларның проектларына ярдәм итү өчен уңайлы шартлар тудыру юл яны сервисының төп бурычы булып тора.

“Бүген 88 инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча 58 инвесторның башлангычлары эшләнү өстендә. Аларның гомум инвестицияләр күләме 10 миллиард сум дип бәяләнә, – диде премьер-министр. – Инвесторлар эзләү һәм проектларга ярдәм итү юнәлеше буенча ныклы эшләргә кирәк. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле барлык мәсьәләләрне оператив хәл итүне тәэмин итү мөһим”.

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас