

Республикада “Җилем” ял территориясе” агротуристик проектын тормышка ашыру өчен инвестордаш эзлиләр.
Проект өч этапта гамәлгә ашырылачак. Инвестицияләр күләме 75,8 миллион сум тәшкил итәчәк, 26 эш урыны барлыкка киләчәк.
“Проектның инициаторы белән төп концепцияне уйладык, юнәлешләр билгеләнгән. Шуңа инвестордашка әзер проектны тәкъдим итәбез, – ди республиканың Үсеш корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов. – Паркта инвест-киңлекләр, балалар мәйданнары, кафе, мунча, шулай ук зур булмаган йортлар һәм палаткалар лагеры өчен мәйдан күзаллана. Әмма иң төп “фишка” альпака-парк булачак. Тәүдә ике хайваннан башланса, тора-бара аларның саны артачак”.
3 гектарны биләячәк Инвестиция мәйданы Гафури районында урнашкан. Проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен дәүләт ярдәме карала.
Инвестиция тәкъдиме белән Үсеш корпорациясе сайтында танышырга мөмкин.