Яңалыклар
5 сентябрь 2022, 11:09

Дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүләкләрне геройларның туганнары һәм якыннары алды.

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Олег Яровиков.

Бүген Уфада Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнарына Русия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы үтте.

Ил Президенты указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен өлкән лейтенант Игорь Насыйбуллинга “Русия Герое” исеме бирелде (үлгәннән соң).

Хәрби бурычын үтәгәндә өлкән лейтенантның экипажы янып торган машинадан чыкканда миномет уты астында кала. Янган машинадан наводчик-операторны чыгарганда офицер үлемечле яралана. Нәтиҗәдә, ул һәлак була.

“Русия Герое” йолдызын офицерның әти-әнисенә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев тапшырды.

Русия Федерациясе Президенты указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен өлкән лейтенант Вадим Гавриков, өлкән сержант Марат Мостафин, ефрейтор Данил Фәттахов, старшина Тимур Хәйруллин да дәүләт наградалары белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне геройларның туганнары һәм якыннары алды.

Бүләкләр тапшырылганнан соң, һәлак булган сугышчы-геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас