Яңалыклар
5 сентябрь 2022, 17:41

Бакчаларда яктырак булачак

Бакчачылар моны күптән көтә иде. 

nasha-pokrovka.runasha-pokrovka.ru
nasha-pokrovka.ru

Бүген, 5 сентябрьдә, премьер-министр Андрей Назаров рәислегендәге хөкүмәт утырышында бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе турында фикер алыштылар.

Башкортстан халкының 14 проценттан күбрәгенең бакча участоклары бар. Төбәктәге бакчачылык эре сәнәгать предприятиеләре үз хезмәткәрләренә “алты сутый” бирә башлаган чорда актив үсеш ала башлаган иде. Бүген бу җир шәһәр мохитенең бер өлешенә әверелде.

“Агымдагы елның апрелендә республика Башлыгы Радий Хәбиров “Бакчачы смарты” Бөтенрусия форумында бакчачылык ширкәтләренең юл һәм энергетика инфраструктурасын модернизацияләү эшен оештырырга кушты. Хәзерге вакытта коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә илтә торган юлларга вак таш түшәлә. Энергетика белән тәэмин итү буенча да эш алып барыла,” – диде Андрей Назаров.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57178.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас