

2022 елда дәүләт программасы тергезелгәч, Россельхозбанкның Башкортстандагы 380нән күбрәк заемщигы гомум суммасы 1 миллиард сум булган авыл ипотекасы рәсмиләштергән.
Ә 2020 елдан, программа эшли башлаганнан алып, банкның төбәк филиалы республика халкына 8,5 миллиард сумлык ташламалы авыл ипотекасы биргән.
Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, 2021 елда авыл ипотекасы бирү буенча республика ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарга чыккан.
Бүленгән акчалар саны буенча Уфа, Иглин һәм Кырмыскалы районнары беренчелектә бара. Заемщикларның 80 проценты әзер йорт сатып алуны өстен күргән, ә 20 проценты төзелеш өчен ипотека алган.