

Бүген, 5 сентябрьдә, Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә киңәшмә үтте.
Анда гражданнарны 2019-2023 елларга авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программаны һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру барышы каралды.
Адреслы программа 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге дип танылган күп фатирлы 214 йортка кагыла. Шул исәптән 131 йорт дәүләт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышу фонды акчалары катнашлыгында күчерелә.
“Адреслы программаны тормышка ашыру өчен 1,7 миллиард сумнан күбрәк акча бүленгән дә инде. Шул ук вакытта республика бюджетыннан 93,5 миллион сум акча юнәлтелде. Тагын 186,4 миллион сум – муниципаль берәмлекләр бюджетларының җәлеп ителгән акчалары. Калган 1,4 миллиард сум – федераль фонд акчалары. Программада катнашучылар – республиканың 26 муниципалитеты. Авария хәлендәге торактан күчергәндә яңа бина яки түләү бирелә. 2019 елдан 2021 елга кадәр Башкортстанда 58 мең квадрат метрдан артык мәйданда яшәүчеләр күчерелде. Биредә без “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында билгеләнгән максатлы күрсәткечне 136 процентка үтәдек. Хәзер, адреслы программаның йомгаклау этабын гамәлгә ашырганда, 15 мең квадрат метрдан артык торак төзелә. застройщиклар белән контрактлар шартлары буенча гражданнарга бу ел ахырына кадәр күпфатирлы 11 йортта 383 фатир төзү һәм тапшыру планлаштырыла”, – диде Андрей Назаров.