+21 °С
Болытлы


Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә мондый пост калдырган.
“Бөртеклеләр уңышы 4 миллион тоннадан артып китте. Барысын да җыеп алмаган әле. Мәйданнарның 80 проценттан чак кына артыгы җыелган. Быел һава торышы сынатмады: нәтиҗәләр яхшы – гектардан 29 центнер.
Яңгырда җыюы, әлбәттә, авыррак булыр. Әмма мин көчебезгә ышанам һәм аграрийлар кулларыннан килгәннең барысын да эшләр дип ышанам.
Барысына да көч һәм уңышлар телим”.