Яңалыклар
4 сентябрь 2022, 06:48

Кырау төшәчәк, яңгырлар явачак

Нишлисең, көз бит...

Сентябрьгә аяк басу белән һава торышы үзгәреп китүен сизгәнсездер бит, дуслар? Белем көнендә җәйдәгечә эссе булса да, 2се инде һава торышы көндез үк “көйсезләнә” башлаган иде. Нихәл итәсең, көз җитте шул.

Кичә һәм бүген салкынча инде. Кайсыбер районнарда кырау төшкән дигән хәбәрләр дә ишетелде.

Бүген, 4 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил үзгәрүчән юнәлештә, көчле түгел. Һава температурасы көндез +15, +20 градус.

Дшәмбе көнне, 5 сентябрьдә, урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явачак, җил төньяк-көнчыгыштан, күк күкрәгәндә көчәючән. Термометр баганалары төнлә +4, +9 градус җылы күрсәтәчәк, аерым төньяк районнарда һавада һәм туфрак өстендә кырау төшүе ихтимал – 0, -2 градус, көндез һава +14, +19 градускача җылыначак. 

Сишәмбе көнне, 6 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +3, +8 градус тәшкил итәчәк, төньяк районнарда һавада һәм туфракта кырау төшәчәк – 0, - 2 градус. Көндез  +12, +17 градус җылы. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас