

1 сентябрьдә республикада Благовещен һәм Уфа районнары арасында урнашкан Якшиваново һәм Новоникольское авыллары арасында коры үлән яна башлаган. Янгын тиз арада 5 гектар җирне биләп алган. Аны җирдән генә түгел, янгын сүндерү-коткару вертолеты Ка-32А11ВС ярдәмендә һавадан да сүндергәннәр. Янгын сүндерүчеләр аңа “Ястреб” исеме биргән вертолет 20 тапкыр Агыйдел елгасыннан 4 кубометр сыйдырышлы савытына су тутытып, утка койган.
Әлеге очкыч былтыр нәкъ шушындый очракларда куллану өчен сатып алынган иде. “Ястреб” чираттагы тапкыр ярдәм итте” –дидее БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.