

Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров финанс өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Бүген без икеләтә бәйрәм: финансистлар көне һәм Русия финанс министрлыгының 220 еллыгы.
Сезнең һөнәр һәрвакыт мәртәбәле һәм дәрәҗәле булды. Чөнки нәкъ сезгә шәһәр, төбәк, илнең гомум финанс сәясәте бәйле.
Финансистларның җайга салынган эшчәнлеге ярдәмендә Башкортстан инде 10 ел төбәк финанслары белән идарә итү буенча 1 һәм 2 дәрәҗә сыйфатында тора. Соңгы биш елда консолидированный бюджет 200 млрдтан 300 млрдка кадәр артты.
Хезмәттәшләр! Профессиональ бәйрәмегез белән сезне! Сәламәтлек, бәхет, эшегездә яңа уңышлар телим!”- диде ул.