Яңалыклар
2 сентябрь 2022, 09:08

Аларның киләчәге авыл хуҗалыгына бәйләнгән

Башкортстанда агромәктәп ачылды. Анда укучыларны ни көтә?

Аларның киләчәге авыл хуҗалыгына бәйләнгәнАларның киләчәге авыл хуҗалыгына бәйләнгән
Аларның киләчәге авыл хуҗалыгына бәйләнгән

Башкортстанда беренче агромәктәп ачылды. Ул Стәрлетамак районы Николаевка авылындагы урта мәктәп нигезендә эшләячәк.

Проект төбәктәге иң зур агросәнәгать компаниясе – Калинин исемендәге предприятие, БР авыл хуҗалыгы, мәгариф минитсрлыклары һәм Башкорт дәүләт аграр университет ярдәме белән тормышка ашырылган.  

-Авыл хуҗалыгы бүгенге көндә әзерлекле кадрларга бик нык мохтаҗ. Монда эшне мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәклеген яхшы аңлыйбыз, -ди БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары - БР Авыл хуҗалыгы министры  Илшат Фазрахманов. – Шуңа күрә республиканың иң көчле авыл хуҗалыгы предприятиесенең җитештерүне арттыруга гына түгел, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүгә дә зур игътибар бүлүе сөенечле хәл.

Агромәктәп өчен уку планнарын әзерләү һәм төзүдә агроуниверситет белгечләре катнашачак. Алар өчен вуз территориясендә дәресләр, лаборатор тикшеренүләр дә каралган.
Балалар ботаника, экология, зоология буенча төпле белем алачак. Малчылык, механизация, агротехнологияләр буенча профильле дәресләр каралган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас