Яңалыклар
2 сентябрь 2022, 15:09

Алар республиканың төп байлыгын булдырган

  Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Алар республиканың төп байлыгын булдырганАлар республиканың төп байлыгын булдырган
Алар республиканың төп байлыгын булдырган

  Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

«Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне – Башкортстан өчен төп бәйрәмнәрнең берсе. 90 ел элек Ишембай районында нефть яткылыгы ачылгач, илебезнң ягулык-энергетика комплексын үстерүдә «Башкортстан» этабы башланды. Һөнәри бәйрәм алдыннан ветераннарыбызга олы рәхмәтемне һәм тирән ихтирамымны белдерәм. Сез республикабызның төп байлыгын булдырдыгыз, –  диде Радий Хәбиров. – «Башнефть» – республиканың көчле, төп партнеры, без аның белән ышанычлы һәм конструктив мөнәсәбәт кордык. Компания республикада төп салым түләүче булып тора».  

Башкортстан Башлыгы «Башнефть» компаниясенең фәнни-техник казанышларын да билгеләде һәм аның социаль программасының нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Компаниянең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас