Яңалыклар
1 сентябрь 2022, 08:51

Автобуста 7 сумга очсызрак йөреп була

“Мир” картасы яки “Алга Башкортостан” социаль карталарыгыз бармы?

m24.rum24.ru
m24.ru

“Мир” картасы яки “Алга Башкортостан” социаль карталарыгыз бармы? Булса, Башкортстанда яшәүчеләр 1 сентябрьдән җәмәгать транспортында 7 сумга очсызракка йөри ала.

Бу контактсыз түләү терминаллары булган автобус, троллейбус һәм трамвайларга кагыла. Төп шарт – карта NFC технологиясен кулланып булган телефоннарга беркетелергә тиеш.

“Мир” картасын Mir Pay яки Samsung Pay мобиль кушымтасында теркәргә. Аннары инде җәмәгать транспортында йөргән саен ташлама булачак.

Пассажир ташучылар “санлы билет” өчен сумманы тулы күләмдә алачак. Аерманы “Мир” системасы каплый. Акция 2022 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас