

Уфада “Фабрик косметик” предприятиесендә көнкүреш химиясе җитештерелә башлады. Биредә югары технологияле һәм экологик 16 төр продукция чыгарылачак.
“Яңа җитештерүне ачу – һәрвакыт күңелле вакыйга, чөнки ул яңа эш урыннары, бюджетка салымнар дигән сүз. Эш зур булмаган предприятиедән башланган иде, хәзер инде ул республика территориясендә косметика җитештерүче эре оешма. Компания үзебезнең чималны, шул исәптән Стәрлетамак содасын һәм Илецк тозын куллана”, – диде җитештерүне ачу тантанасында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Компания 2015 елның августыннан эшли. 2019 елдан предприятиедә органик төр продуктлар – чәч өчен шампунь һәм бальзам, тәнне юу өчен гель, сыек сабын, ванна өчен башка чаралар җитештерә башлаганнар. “Фабрик косметик”ның ассортиментында – 250дән артык төр продукция. Алар Русиянең 91 шәһәрендә һәм дөньяның 3 илендә тарала.