

30 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзелештә өлешләтә катнашучыларның хокукларын тергезү мәсьәләләре буенча Русия Генераль прокуратурасының ведомствоара киңәшмәсендә видеоконференция режимында катнашты.
Фикер алышуда соңгы ике елда илдә өлешле төзелешнең 1,8 меңнән артык проблемалы объектына карата мәсьәләне уңай хәл итәргә мөмкинлек биргән прокурорларның, вәкаләтле органнарның һәм оешмаларның уртак эше билгеләнде.
Киңәшмәдә застройщикларны контрольдә тоту дәрәҗәсен арттыру, проблемалы объектларны төзеп бетү срокларын бозуга юл куймау һәм өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү буенча тулы чаралар күрү кирәклеге әйтелде.
Шуны да билгелик: Башкортстанда 2022 елның 30 августына проблемалы объектларның бердәм исемлегендә “озак төзелүче” 80 йорт исәпләнә. Алар буенча 3,6 мең кешенең хокукларын тергезергә кирәк. Йортларны төзеп бетү һәм зыян күрүчеләргә компенсация түләү өчен республика Территорияләрне үстерүнең федераль фонды белән тыгыз эш алып бара. Фонд ярдәме белән Башкортстанда яшәүче 3 меңгә якын кешенең хокуклары тергезелгән. Компенсацияләр суммасы 7 миллиард сум тәшкил иткән.
Әйткәндәй, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 2021 елда еллык Юлламасы белән чыгыш ясаганда алданган өлешчеләр проблемасы 2024 елга тулысынча хәл ителәчәк, дип белдергән иде.