

Мәдәни башлангычларның Президент фонды дүртенче махсус грант конкурсына гаризалар кабул итүне 19 августта башланган иде. Ул 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста коммерцияле булмаган оешмалар (дәүләт учреждениеләре, дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре, сәяси партияләрдән тыш), коммерция оешмалары һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала.
Бәйгегә 6 юнәлеш буенча проектлар тәкъдим ителә ала: “Горурланабыз”, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз”, “Яңа мөмкинлекләр”, “Донбасс геройлары – Русия геройлары”, “Без бергә”, “Мәдәни код”.
Бәйге турында тулырак мәглүматны түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин: Фондкультурныхинициатив.рф.
Исегезгә төшерәбез, Мәдәни башлангычларның президент фонды ил җитәкчесе тәкъдиме белән старт алды. Бу идеяне Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасы белән чыгыш ясаганда әйткән иде.