Яңалыклар
28 август 2022, 08:06

Алдагы атнада нинди һава торышы көтелә?

Көзгә дә аяк басабыз бит инде. 

Алдагы атна башында республикада термометр баганалары 34 градускача күтәреләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Башгидромет үзәге мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Җил тотрыксыз, көчле түгел. Ава температурасы көндез +27, +32 градус.

Дүшәмбе көнне дә һава торышы шундый булмакчы. Явым-төшем көтелми.  Көчле булмаган җил исүе көтелә. Һава температурасы төнлә +12, +17,  урыны белән +7 градус. Көндез, якшәмбедәгечә, +27,+32 градус эссе булуы фаразлана.  

Сишәмбе дә явым-төшем көтелми. Йомшак кына җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +15, +20, урыны белән +10 градускача җылы. Көндез һава +29, +34 градускача җылыначак.

Җәй кирәкне бирде. Башта яңгырлары туктамыйча җелеккә тисә, хәзер әнә бер тамчы  яңгырга тилмертә...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас