

"Санкция ярларында сөт елгалары" исеме астында үткән чарада федераль һәм республика экспертлары, тармак белгечләре, эре җитештерүчеләр һәм сөт эшкәртүчеләр көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде.
Фестивальнең төп фәлсәфәсе, беренчедән, файдалы ризык буларак, табигый сөт куллануны популярлаштыру, икенчедән, авыл хуҗалыгы двигателе буларак, сөт тармагын үстерү, дип билгеләде БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Ул республикада җир эшкәртүнең кырыс климат шартларында алып барылуы, быел уңышның уңуын һәм бүгенге көнгә кадәр ашлык бәяләре билгеле булмавын искә алды. Билгеләвенчә, моннан өч ел элек Башкортстан сөтчелек тармагын үстерү программасы әзерләнгән. Бүген аның нәтиҗәләре бар. Төбәктә 14 сөтчелек комплексы төзелгән яисә төзелеп бетеп килә. Моңа өстәп үзгәртеп корылган 4 сөтчелек предприятиесе эшли башлаган. Бүген мондый фермаларны тагын да арттыру бурычы тора.
Очрашу модераторы, Милли сөт җитештерүчеләр союзының генераль директоры Артем Белов илдәге сөтчелек тармагы торышы турында бәян итте. Аерып әйткәндә, соңгы 8 ел эчендә сөт җитештерүдә алга китеш бар. 2014 елда Русиядәге һәр дүртенче литр чит илнеке булса, бүген исә һәр җиденче литр гына читнеке. Ул кичә Башкортстан фермалары буйлап йөрүе, югары технологияле, маллар өчен уңайлы итеп төзелгән, сыйфатлы мал азыгы белән тәэмин ителгән, яхшы токымлы сыер маллары асралган фермаларның көчле тәэсирендә калуы белән бүлеште.
#молочнаястрана2022