Яңалыклар
27 август 2022, 09:02

"Реаль эшләр" - кирәкле проект

Республикада "Реаль эшләр" проекты кысаларында бер-бер артлы төзелгән һәм яңартылган объектлар ачыла.

"Реаль эшләр" - кирәкле проект"Реаль эшләр" - кирәкле проект
"Реаль эшләр" - кирәкле проект

Проект кала һәм авыл халкы хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Алар республика һәм муниципалитетлар тарафыннан бүленгән акчаларны кая юнәлтергә кирәклеген, киңәшләшеп, бергә хәл итә.
Мәсәлән, Әбҗәлил районының Югары Әбдрәш һәм Гусево авылларында иске тәрәзә рамнарын яңага алмаштырганнар. Хәзер авыл халкы концерт һәм мәдәни чараларда өшеп-туңып утырмаячак. Баймак районының Ямаш һәм Юлык авыллары мәктәпләрендә 140 мең сумга күптән көтелгән спорт инвентаре сатып алынган. Ул бу авылларда спорт һәм уен секцияләре артуына ярдәм итәчәк.
Балтач районында исә зиратларны төзекләндергәннәр. Начар, Иске Илек, Асавка авыллары зиратлары өчен яңа киртәләр сатып алынган. Бәясе 250 мең сумга төшкән. Районның Иске Ямурза авылы зираты да тәртипкә китереләчәк. Районның Иске Тимкә авылы клубының күтәрмәсенә ремонт ясалса, Көндәшле авылында "Дан" скверы мәйданын киртәләгәннәр. Калган авыл Советларында исә эшне сентябрь ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр.
Белокатай районының Түбәнге Исхуҗа авылында мәктәп автобуслары туктаган Луговая һәм Заречная урамнарында тукталаш павильоннары төзелгән. Хәзер балалар мәктәп автобусын ышыкта көтеп торачак. Уңайлык тудыруга 100 мең сум тотынылган.
Ишембайда исә Яшьләр сараена ремонт ясалган. Объектны яңарту 3,5 млн. сумга төшкән.
Проект эшли башлаган 2015 елдан алып, халыкның 7 мең наказы үтәлгән. Аның өчен 1 млрд. 633 млн. сум бүленгән. Шуның 1 млрд. 322 млн. сумы республика казнасыннан бүленсә, 254 млн. - җирле бюджеттан һәм 57 млн. сумы бюджеттан тыш чыганаклар тәшкил иткән.
Мәгълүматларга ярашлы, 1 августка 28 муниципаль берәмлек субсидияне тулысынча үзләштергән. 14ендә эшләр төгәлләнү алдында торса, калганнарында эш графикка ярашлы бара. Мәсәлән, алар: Уфа, Салават, Нефтекама, Сибай шәһәрләре һәм Илеш, Әлшәй, Благовар, Учалы районнары.

Фото: u.m.wikivoyage.org

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас