Яңалыклар
27 август 2022, 12:30

Батыр туган җирдә

Гади авыл малае эшлекле сыйфатлары, хезмәт сөючәнлеге һәм оештыру сәләтләре аркасында үзенең исемен ил тарихына алтын хәрефләр белән язды.

Батыр туган җирдәБатыр туган җирдә
Батыр туган җирдә

Бүген Кырмыскалы районының Шайморат (Биштәкә) авылында истәлекле чара үтте. Авылдашлары һәм чакырылган кунаклар якташыбыз, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең данлыклы командиры, Русия Герое Миңнегали Мингази улы Шайморатов тууының 123 еллыгын билгеләделәр.
Гади авыл малае эшлекле сыйфатлары, хезмәт сөючәнлеге һәм оештыру сәләтләре аркасында үзенең исемен ил тарихына алтын хәрефләр белән язды. Башкорт кавалерия дивизиясе белән шәхсән танышкан рус әдәбиятының күренекле шагыйре, фронтовик-журналист Константин Симонов үзенең очеркында Шайморатовның татар, инглиз, кытай, уйгур һәм казах телләрен яхшы белүе турында язып, халыкка аның турында мәгълүматлар җиткергән.
Шайморат авылында үткән чара бик күпләрнең батырның исемен баш иеп искә алуын, хөрмәтләвен һәм соклануын раслады. Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров Миңнегали Мингази улының озын булмаган 43 яшьлек гомерендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлешен салуын, аның батырлыгы бүгенге яшьләргә үрнәк булып хезмәт итүен билгеләде.
Авылның Шайморатов исмендәге паркында үткән тантаналы чарада түбән сыйныф укучылары чыгыш ясады. Миңнегали Мингази улының Уфа шәһәрендә яшәүче якын туганнары килүе дә бәйрәмне бизәде. Митингта Геройның туганнан туган баласы Фидалия Манашева, аның кызы Алина, якын туганы Резеда Моратова катнашты. Алар бабаларының якты истәлеген саклаулары, Миңнегали Шайморатовка Русия Герое исмен бирүдә зур тырышлык күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кунаклар митингтан соң авыл клубына керделәр. Анда Шайморатовка багышланган күргәзмә эшләде, мәдәният бүлеге сәхнәләштерелгән тамаша әзерләгән иде.

Батыр туган җирдә
Батыр туган җирдә
Батыр туган җирдә
Батыр туган җирдә
Батыр туган җирдә
Батыр туган җирдә
Батыр туган җирдә
Батыр туган җирдә
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас