

Генерал Миңнегали Шәйморатовка Башкортстан властьлары 1948 елдан башлап үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирүләрен сораган.
Башта хәрби башлыкларның берсе каршы чыга, аннары илдә «шәхес культы» белән көрәшәләр һәм генерал, Сталин яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләрнең берсе буларак, игътибардан читкә тибелә. 1958 елда Советлар Союзы Маршалы Семен Буденный шәхсән үзе представление яза.
– Мин Шәйморатовны сәләтле хәрби җитәкче һәм совет патриоты булган көчле ихтыярлы кеше итеп беләм. Немец-фашист илбасарларына каршы авыр көрәш көннәрендә ул үзен оста оештыручы һәм кавалерия соединениесе командиры итеп танытты, күп тапкырлар шәхси батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтте, – дип яза ул.
Яңа тарихта да омтылышлар булды – аерым алганда Мортаза Рәхимов хакимияте дә бу эш белән тыгыз шөгыльләнде. Эш шунда, кагыйдәләргә ярашлы, үлем шартлары төгәл билгеләнергә тиеш, ә алар юк. Мәсьәлә 2020 елның март ахырында гына, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үтенече буенча хәл ителде.
– Бүген – Рәсәй Президенты тарихи гаделлекне тергезгән көн. Мин, чыннан да, бу хакта хыялландым. Рәсәй Президенты берничә буын башкортстанлыларның омтылышын хуплады. Һәм сирәк искәрмә ясау турында карар кабул итте. Миңнегали Шәйморатов (үлгәннән соң) Владимир Путин Указы белән Рәсәй Герое йолдызы белән бүләкләнде, – дип язды Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә 2020 елның мартында.