Яңалыклар
26 август 2022, 10:58

Сентябрь – студентлар ае

Студентлар өчен иң күңелле ай башлана.

25 августта “Яшьлек House” яшьләр киңлегендә узган очрашуда Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук һәм яшьләр оешмалары вәкилләре төбәктә “Студентлар айлыгы” башлануы турында сөйләде.

“Студентлар айлыгы” – ул Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты оештырган мәгариф, мәдәни һәм спорт чаралары шәлкеме, Без аларны “Студентлыкка кушыл” шигаре астында берләштердек. Проект 1 сентябрьдән башлана”, – дип аңлатты комитет Яна Гайдук.

Аның әйтүенчә, #ЗнанияPARTY студентлар фестивале 1 сентябрьдә Салават Юлаев мәйданында узачак. Студентларны Уфаның әйдәп баручы диджейларыннан зур дискотека, шәһәрнең яшь башкаручылары һәм музыкантлары белән бәйрәм концерты көтә. Чараның хедлайнеры – BLACK STAR лейблы артисты.

Сентябрь чараларына студентлар өчен Идел буе федераль округының “Яшьләр җыены-2022” яшьләр форумы кергән. Ул 12-14 сентябрьдә Уфада “Торатау” Конгресс-холлы мәйданчыгында узачак.

Сентябрьдә шулай ук югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары “Геройлар узышы”нда катнаша алачак. Ул 23 һәм 25 сентябрьдә “Патриот” паркында оештырыла.

Беренче курс студентлары исә, “Уфалының мәдәни минимумы” акциясендә катнашып, башкаланың мәдәни тормышы белән таныша ала.

Студентлар өчен оештырылган чараларда ничек катнашу хакында түбәндәге сылтама аша укырга мөмкин: https://vk.com/massmediarb?w=wall-158808331_3001%2Fall.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас