

Республика үсеше корпорациясе бизнесны үстерү өчен перспектикалы инвестиция мәйданнарын тәкъдим итүне дәвам итә.
Бу юлы туризмны үстерү белән кызыксынган инвесторларга балалар ялын оештыру өчен уңайлы мәйданны күрсәттеләр. Биредә дәвалау-сәламәтләндерү юнәлешендәге объектларны урнаштырырга мөмкин. Ул Хәйбулладагы “Сакмар” шифаханәсе янында урнашкан.
Әлеге урынга игътибар иткән инвесторларга документларны рәсмиләштергәндә Корпорация белгечләре һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк. Бу җир участогын рәсмиләштерүгә һәм салым ташламаларын алуга кагыла. Шулай ук власть органнары белән бәйләнеш булдыруда һәм проектның концепциясен төзүдә дә ярдәм булачак.