Яңалыклар
26 август 2022, 15:58

Мәскәүдә – Башкортстан көннәре

Безнең республика турында хәзер күбрәк беләчәкләр.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Мәскәүнең “Зарядье” паркында Рус география җәмгыяте фестивалендә Башкортстан Республикасы көннәре ачылды. Кунакларны Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Илдар Бикбаев сәламләде.

“Башкортстан әлеге дәрәҗәле форумның даими катнашучысы булып тора. Бу – мөһим казаныш, чөнки ул республикада туризмны үстерү өчен мөмкинлек бирә, – диде Илдар Бикбаев. – Башкортстанны тәкъдим итү мөмкинлеге, мәдәни диалог өчен Рус география җәмгыятенә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әлеге проект белән хезмәттәшлек ил эчендә туризмның чәчәк атуына китерәчәк”.

Фестивальдә “Сабантуй” спорт-уен программасы, мавыктыргыч мастер-класслар, Башкортстанның туристик потенциалын тәкъдим итү, туризм буенча лекцияләр оештырылды. Кинозалда тамашачыларга башкорт кинорежиссеры Айнур Әскаровның “Таганок отряды” һәм “Валериан Альбанов – на юг к земле Франца-Иосифа” фильмнарын күрсәттеләр.

“Бүген Мәскәү үзәгендә, Кызыл мәйдан белән янәшә Башкортстанның бай мәдәни мирасын күрсәтәбез”, – диде мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Башкалабызда яшәүче якташларыбыз, мәскәүлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Башкортстан сәнгать осталарының бәйрәм программасы иң зур бүләк булачак.

Презентация вакытында республиканың туризм компанияләре һәм оешмалары Башкортстанның туристик куәте турында бәян итте.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас