Яңалыклар
26 август 2022, 10:18

Чираттагы ярдәмне озаттылар

Монысы исәп буенча – 25енчесе.

Башкортстаннан Донецк һәм Луганск халык республикаларына исәп буенча 25енче гуманитар ярдәм озатылды.

70 тоннага якын ярдәм 8 фурага төялде. Аларның күбесе – Петровское шәһәрендәге Минегали Шәйморатов исемендәге 22нче санлы мәктәпкә ремонт эшләре өчен төзелеш материаллары.

Шулай ук Краснолучтагы шәһәр дәваханәсенә медицина препаратлары да озатылды.

Моннан тыш, гуманитар ярдәмнең бер өлеше Мариуполь шәһәренә юлланачак.

Әйткәндәй, Башкортстаннан Донецк һәм Луганск халык республикаларына озатылган ярдәмнең гомум авырлыгы 2 230,194 тоннага җиткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас