

Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү һәм гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чараларында керүенә чикләүләр кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Аның әйтүенчә, быел республикада табигый янгыннар 8 тапкырга диярлек кимегән.
“Бер яктан караганда, бу башкарылучы эшнең нәтиҗәлелеге күрсәткече булып тора, икенче яктан – климат шартларына бәйле. Безгә яңгырлы июнь шактый ярдәм итте. Әмма хәзер хәлләр үзгәрде”, – диде Назаров.
Соңгы чордагы эссе һава торышы проблема хәвефен тудыра. Шуңа янгын барлыкка килүне булдырмау өчен катгый чикләү чаралары кирәк.
“Бу уңайдан Башкортстан Хөкүмәтенең республики территориясендә 25 августтан янгынга каршы махсус режим кертү турындагы боерыгына кул куйдым. Бу режим авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, төбәк әһәмиятендәге аеруча сакланучы табигый территорияләрдә, запас җирләрдә, юл буйларында, елга һәм күлләр зоналарында, шәһәр һәм авыл биләмәләре территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрдә, предприятие һәм оешмаларда, чүплекләрдә һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарында учак ягуны, янгын куркынычы янаган эшләр үткәрүне тыя”, – диде премьер-министр.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов хәбәр итүенчә, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге өлкәсендә таләпләрне бозган өчен штраф санкцияләре сизелерлек арта.
“Кисәтү кебек административ йогынты ясау чарасы махсус янгынга каршы режим шартларында каралмаган, – ди ул. – Административ хокук бозулар турында кодекска ярашлы, бу очракта административ штраф күләме гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр; вазифа биләүчеләргә – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр; юридик берәмлек оештырмыйча эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр; юридик шәхесләргә 400 меңнән 800 мең сумга кадәр карала”.
Синоптиклар фаразлавынча, коры, эссе, явым-төшемсез һава торышы август азагына кадәр сакланачак. Сак һәм игътибарлы булыйк.