Яңалыклар
25 август 2022, 06:39

Торак төзүдә рекордлы күрсәткечләр

Республика йортында РФнең төзелеш һәм торак-комуналь хуҗалыгы министры урынбасары Никита стасишин һәм БР Хөкүмәте премьер-министры Андерй Назаров катнашлыгындагы киңәшмә үтте. Анда төбәк ведомстволары, застройщиклар һәм банклар вәкилләре  катнашты. Очрашу барышында торак төзелешенең мөһим сораулары, республикада федераль проектларны гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар.

“Ике катлаулы пандемия елына карамастан, Башкортстан барлык милли проектларны тормышка ашыруда катнаша. Быел төбәк сафка торак тапшыруда рекордлы саннар күрсәтәчәк – 3 млн. кв. метрга якын. Төп максат – республикада күперләр төзелеше, ул  Уфа агломерациясе үсеше өчен өстәмә стимул булып торачак һәм республика халкы өчен сыйфатлы торак төзү  мөмкинлекләрен киңәйтәчәк”, – диде Никита Стасишин.

Башкортстан – федераль үзәк ярдәмендә ел саен сафка тапшырылган торак күләмен планга ярашлы арттыручы төбәкләрнең берсе.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас