Яңалыклар
25 август 2022, 09:08

Мәскәүдә – башкорт тирмәсе

Мәскәүнең “Зарядье” паркында Рус географик җәмгыяте фестивале уза.  Аның кысаларында республика башкорт тирмәсе тәкъдим иткән. Бәйрәм кунаклары биредә бизәкле тукымалар, кулдан сугылган паласлар, милли бизәнгечләр, чигелгән тастымаллар күрә ала. Ук белән җәядән атарга, чигәргә, күкрәкчәләр әзерләргә, күн эшкәртергә, киездән келәмнәр тукырга өйрәнергә мөмкин.

Иртәгә, 26 августта, фестиваль кунаклары Башкортстан көнен бәйрәм карый. Оештыручылар “Сабантуй” спорт-уен программасы әзерләгән. Шулай ук “Торатау” геопаркы турындагы комикс буенча төшерелгән мультфильмны, “Отряд “Таганок” фильмы һәм  легендар штурман Валериан Альбановның  140 еллыгына багышланган “Көньякка, Франц-Иосиф Җиренә” документаль тасмасын күрсәтер өчен кино залына җыелдылар.

Бәйрәмне “Ак тирмә” фольклор коллективы, “Хәзинә” вокал-хореография ансамбле, “Самрау” бию коллективы катнашлыгында концерт бизәячәк. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас