Яңалыклар
25 август 2022, 06:57

Бу эссе кайчан бетәр?

Эссе көннәр үтмичә, урманга керергә ярамый. 

photocentra.ruphotocentra.ru
photocentra.ru

Эссе көннәр бик озакка сузылды. Төннәрен салкынча булса да, көндезге эсселек хәлне ала.

Синоптиклар әйтүенчә, алдагы көннәрдә дә һава торышы үзгәрмәячәк. Бүген-иртәгә термометр баганалары төнен +12, +17 градус күрсәтсә, көндез +27, хәтта +32 градуска күтәреләчәк. Явым-төшем фаразланмый.

Бу инде республика территориясендә янгын хәвефе саклана дигән сүз. Шуңа 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр урманнарга автомобильләр белән керү чикләнде.

“Аномаль эсселеккә бәйле янгын хәвефе югары булу сәбәпле, Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгына ярашлы, республика территориясендә гражданнарга урманда булу һәм транспорт чаралары белән керү чикләнә”, – диде Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетты рәисе Фәрит Гомәров. Бу бигрәк тә туристларга һәм аучыларга кагыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас