Яңалыклар
23 август 2022, 04:46

"Алга, Русия!" автойөреше узды

Ул Русия флагы көненә багышланды.    

"Алга, Русия!" автойөреше узды"Алга, Русия!" автойөреше узды
"Алга, Русия!" автойөреше узды

Ул Русия флагы көненә багышланды.

 

Автойөреш Уфа шәһәрендә Җиңү паркыннан старт алды һәм "Патриот" хәрби-патриотик паркында тәмамланды.

Русия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә «Алга, Русия!» автойөреше булды. Анда иҗтимагый оешмалар һәм хәрби-патриотик клублар вәкилләре катнашты.

- Илебездә истәлекле вакыйганы - Русия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез. Дәүләт флагы безнең традицион кыйммәтләребезгә тугрылыкны, безне зур илгә берләштерүен символлаштыра, - дип мөрәҗәгать итте Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Без мондый чараны беренче тапкыр “Авангард” укыту-методик үзәге базасында уздырабыз, ул 1 июньдә республика укучылары өчен үз ишекләрен ачты. Без үзәк базасында без үсеп килүче буынны тәрбиялибез, гражданлык һәм патриотизмга шәхси үрнәк күрсәтәбез.

Бу көнне "Патриот" паркы территориясендә "Минем Русия триколоры" флешмобы узды. Чарада 200гә якын кеше катнашты, алар "Патриот" паркы плацында Русия флагы триколорын җәелдерде.

Автойөрешне Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Патриотик тәрбия һәм хәрби әзерлек үзәге, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе оештырды.

Фото: ufa.bezformata.com

 

 

"Алга, Русия!" автойөреше узды
"Алга, Русия!" автойөреше узды
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас